Без обелиск каршында басып торабыз (6+)
8 май көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең Боровецк бульварындагы Дан обелискы янында митинг оештырды. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган Боровецкое авылы кешеләренә багышланды. Митингта 10, 20, 73 нче балалар бакчаларыннан йөздән артык бала катнашты. Балаларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрикләделәр, аның нинди зур югалтулар белән яулануы хакында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында Боровецкое авыл советыннан фронтка 245 якташыбыз китә, шуларның 165е сугышта кырында ятып кала. Безнең халык бөтен дөньяга җиңелмәс ихтыяр көчен, батырлыгын һәм Җиңүгә ирешүдә кыюлыгын күрсәтте. Аның сүнмәс яшәү энергиясе һәм тормышка карата битараф булмавы – хәзер дә безнең өчен үрнәк. Балалар обелиск янында шигырьләр сөйләде, сугыш җырларын башкарды, кайберләре үзләренең сугышта булган бабалары турында сөйләде. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны һәм сугыштан соң вафат булган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алды, обелискка чәчәкләр салды.
|