«Җиңүне барлык телләрдә данлыйбыз!»: Бөтенроссия акциясе (0+)

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 15 июленнән 457 нче санлы «Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә 80 ел булуны бәйрәм итү турында» Указын тормышка ашыру кысаларында, илдә «Җиңүне барлык телләрдә данлыйбыз!» дигән Бөтенроссия интернет-акциясе старт ала.

Акцияне уздыру тарихи хәтерне саклауга, буыннар бәйләнеше нигезендә рухилыкны торгызуга, тарихи тәҗрибә, үсеп килүче буында патриотлык тәрбияләү, тарихка, мәдәнияткә, Россия халыклары гореф-гадәтләренә, Туган илебезнең героик үткәненә карата хөрмәт уятуга, Бөек Ватан сугышы геройларының, Россия геройларының батырлыкларын популярлаштыруга һәм актив тормыш, яшьләрнең гражданлык рухын үстерүгә юнәлдерелгән. 

Иҗади проектта яшь чикләүләрсез теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр 2023 елның маена кадәр кабул ителә. Юнәлешләр, шулай ук эчтәлек һәм техник яктан таләпләр турында тулырак Акциянең Нигезләмәсендә таныша аласыз.

Белешмә мәгълүмат: проект белән Россия халыклары мәдәнияте үзәгенең милли мәдәниятләр бүлеге белгече Евгения Олеговна Такаракова җитәкчелек итә. Электрон почта: cknr7@bk.ru тел. 8 (495) 621 69 90.

Тулырак: http://цкнр.рф

Поделиться: