«Декадент мадоннасы» Музыкаль-шигъри сәгать (16+)

21 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Кама автомеханика техникумы студентлары өчен «Декадент мадоннасы» исемле музыкаль-шигъри сәгать үткәрде. Чара Көмеш гасырның күркәм шагыйрәсе Зинаида Николаевна Гиппиусның 150 еллыгына багышланды.

Музыкаль-шигъри сәгать барышында укучылар иҗаты рус декадентлыгының нигезе булган үзенчәлекле шагыйрәнең катлаулы язмышы белән танышты. Үткән гасырның язучы тормышында һәм иҗат юлында үз эзен калдырган сәяси вакыйгаларын искә төшерделәр. Балалар аның танылган рус язучысы Д.С. Мережковский белән гаилә коруы, Россиядәге һәм чит илдәге тормышы, «Яшел лампа» шагыйрьләр җәмгыятен булдыруы турында белде.

Укучылар игътибарына үзләренең гадәти булмаган сюжетлары белән кызыксыну тудырган «Сияния», «Сумерки», «Чёртова кукла» кебек шигырь һәм нәфис проза җыентыклары тәкъдим ителде. «Иди за мной», «Часы стоят», «Без оправданья» исемле видеошигырьләре һәм музыкаль клиплары исә балаларны З.Н. Гиппиусның серле шигърият дөньясына алып кереп китте. Шагыйрәнең әсәрләре бүгенге көндә дә  иҗатын сөючеләр өчен табышмак булып кала бирә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: