«Бу сүздә кояш яктысы» Музыкаль-шигъри композиция (6+)

14 һәм 15 ноябрьләрдә, якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, 8 нче санлы китапханәдә «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында «Бу сүздә кояш яктысы» исемле музыкаль-шигъри композиция үткәрелде.

IMG_20191112_125115
IMG_20191112_130841
IMG_20191112_131858
IMG_20191114_125124
IMG_20191114_131134

Чара барышында классик һәм хәзерге заман шагыйрьләренең әниләргә багышлап иҗат иткән шигырьләре, җырлары яңгырады. Яшь китап сөючеләр үз куллары белән чиста-пөхтә итеп матур открыткалар ясады. Кул эшләрен барысы да хыял-фантазияләрен һәм күңел җылысын кушып башкарды. Китапханәдә күтәренке кәеф хакимлек итте, балалар уңай хисләр һәм яхшы тәэсирләр алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: