«Минем гаиләм – минем куанычым» Күргәзмә карау (6+)

Ел саен 15 май көнне бөтен дөньяда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырылган. Гаилә – мәхәббәт, ихтирам хисе, теләктәшлек һәм бер-береңә якын булу чыганагы, аның нигезендә теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыять төзелә, кеше гаиләдән башка яши алмый. Гаилә – дәүләтнең нигезе ул. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Халыкара гаилә көне уңаеннан 14 нче санлы китапханәдә «Минем гаиләм – минем куанычым» исемле күргәзмә карау үткәрелде.

IMG-20190515-WA0020
IMG-20190515-WA0040
IMG-20190515-WA0048
IMG-20190515-WA0044
IMG-20190515-WA0050
IMG-20190516-WA0002

Китапханәгә килүчеләр гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру серләрен ачучы һәм балалар тәрбияләүдә яхшы киңәшләр бирүче китаплар белән танышты. Шулай ук гаилә мавыгулары, гаилә белән ял итәргә мөмкин булган урыннар, буш вакытны уздыруның кызыклы ысуллары турындагы әдәбият, газета һәм журналлардан шушы теманы яктырткан мәкаләләр, иллюстрацияләр, рәсем репродукцияләре дә тәкъдим ителде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, ә укучылар гаилә кыйммәтләре, ата-ана һәм бала арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында үз фикерләре белән уртаклашты.  Чара барышында катнашучылар: гаиләләр төрле – кечкенә һәм зур була, әмма аларның барысын да бәхетле булу теләге берләштерә, дигән нәтиҗәгә килде. Бәхетле булуда бергәләп китап укуның да өлеше зурдыр. Балалар китап уку, фикер алышу, уйлану аша яхшыны начардан аерырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат ала. Олыларга исә китап тәрбия мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.

Күргәзмәдә китапханәбезгә йөрүче китап укучы гаиләләрнең фотолары да урнаштырылды. Теләге булган һәр кешегә «Теләкләр ромашкасы» буенча багу мөмкинлеге тудырылды. Аның кәгазьдән ясалган таҗларына яхшы теләкләр язылган иде. Балалар да, олылар да бик теләп «Ромашкалы кәеф» исемле шаян фотосессиядә катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга дус һәм ныклы гаилә, балалар куанычы, туганнар бердәмлеге теләде. Чөнки кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк нәрсә юк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: