«Арт-принт» яшьләр өчен иҗади эшләр бәйгесе (12+)

«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ДБМУсе 2024 елның 5 мартыннан 20 июненә кадәр «Арт-принт» яшьләр өчен иҗади эшләр бәйгесе уздыра:

– гаризалар һәм эшләр 2024 елның 5 мартыннан 10 июненә кадәр кабул ителә;
– 2024 елның 11 июненнән 20 июненә кадәр бәйге эшләренә бәя биреләчәк, җиңүчеләр ачыкланачак һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак. 

Бәйгедә катнашу өчен 10 июньгә кадәр түбәндә бирелгән электрон теркәлү формасын тутырып, гариза бирергә кирәк. Гаризада файлларны саклау дискларында (Яндекс.Диск, Google Диск, Облако от Мail.ru) урнаштырылган Арт-принт – катнашучының фамилиясе» исеме астында документлар пакетына сылтама күрсәтелә. 

Кирәкле документлар:
 Нигезләмәдәге 2 нче кушымтага ярашлы рәвештә шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм таратуга ризалык ;
– бәйге эше.

Оештыру комитетына 10 июньнән соң килгән бәйге эшләре, шулай ук Бәйгенең нигезләмәсенә туры килмәүче эшләр каралмаячак. 

 

Поделиться: