Чаллы шәһәрендә 10 миллион сумлык үзәк балалар модель китапханәсе ачылачак!

Чаллыда «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә беренче модель китапханә булдырылачак.

Уңайлы шартлар, мавыктыргыч әдәбият, аралашу һәм ял өчен заманча мәйданчык – һәм болар барысы да яңа форматтагы китапханәдә!

2023 елда Үзәк балалар китапханәсе Чаллы шәһәренең китап сөючеләре өчен интеллектуаль үзәккә әвереләчәк һәм яңа мөмкинлекләр, басмалар һәм интерактив җиһазлар белән куандырачак. 

Барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 10 миллион сум күләмендә грант бүленеп бирелә, шул акчага ремонт эшләре алып барылачак, яңа техника алыначак, хезмәткәрләр квалификацияләрен күтәрәчәк, компьютер техникасы яңартылачак, ә китап фонды яңа, заманча басмалар белән тулыландырылачак. 

Балалар китапханәсе китап йорты гына түгел, ә гражданнар өчен аралашу һәм ял итү инновацион мәйданчыгы, шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунакларының үзбелеме өчен яңа мөмкинлекләр тудырылган үзәк булып хезмәт итәчәк.

Поделиться: