Үзәк балалар модель китапханәсе «Китапханә киче – Гаилә белән укыйбыз» чарасына чакыра (0+)

20 апрель көнне 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсе «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясе кысаларында укучыларын «Китапханә киче – Гаилә белән укыйбыз» чаралар программасында катнашырга чакыра.

Бу кичтә сез «Җиде диңгез» курчак камера театрының «Шамакай җырлары» театраль тамашасын карый, китап геройлары белән бергә «Югалган әкиятләрне эзләп» дигән квест үтә, сабын куыклары шоуында һәм мастер-класста катнаша, караоке залда җырлый һәм «Гаилә белән укыйбыз» фотозонасында фотога төшә алачаксыз.
Рәхим итегез! Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 38-30-26

 

Поделиться: