Чаллыда республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы уза (6+)

Туган тел — ул халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Һәр халыкның үз телендә аның йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреше, акыл һәм тәҗрибәсе, матурлыгы һәм рухи байлыгы чагылыш таба.

Бүген, 29 гыйнвар көнне, «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы уза.  
Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Многоликие Челны» – «Чаллы – дуслар каласы» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

IMG-20210129-WA0009
IMG-20210129-WA0023
IMG-20210129-WA0010
IMG-20210129-WA0013
IMG-20210129-WA0012
IMG-20210129-WA0016

Күргәзмәдә республикада яшәүче төрле халыкларның телләренә багышланган әдәбият, мәгълүмат материаллары, йолалар һәм бәйрәмнәр, фольклор, аралашу чаралары, мәдәният, тарих турында китап һәм журналлар, милли телләрдә әдәбият, шулай ук сүзлекләр һәм энциклопедияләр, Татарстан халыклары мәдәнияте турында әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмә татар, рус, удмурт, чуаш, мари, мордва, башкорт, украин халыклары мәдәниятләренең үзенчәлеген һәм аларның үзара бәйләнешен күрсәтүче бербөтен характерда булуы белән әһәмиятле. 
Күргәзмәне китаплардан ясалган «Түбәтәй» инсталляциясе бизәп тора. Танылган «Түбәтәй» манарасы — рәсми булмаган, әмма Чаллы шәһәренең иң таныла торган архитектура символы. Китап «Түбәтәен», халыклар дуслыгы символы буларак, милли киемле фарфор курчаклар әйләндереп алган. Төнбоек формасындагы китаплар исә мәңгелек тормыш, кешенең үлмәс табигате, рухи ачылышын чагылдыра.  
Телевизор экранында Чаллы шәһәренең әдәби картасы турында видеоязма күрсәтелә. Әдәби карта – шәһәребезнең үзенчәлекле бай әдәби киңлеген ачучы электрон ресурс. «Чаллы шәһәренең әдәби картасы» «ҮКС» МБУ сайтларында урнаштырылган. 
Шулай ук кунаклар игътибарына әдәбият тарихы музее фондларыннан борынгы, иске китаплар, басу машинкасы тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: