Михаил Пришвин – табигать җырчысы

Язучы Михаил Пришвин 1873 елда Россия империясе Орлов губернасының Хрущёво-Лёвшино дигән кечкенә генә авылында күп балалы гаиләдә туа. 1954 елда Мәскәүдә вафат була. Аңа 80 яшь була. Аның тормыш юлы бай һәм күптөрле була – ул танылган язучы гына түгел, ә тикшеренүче, хәрби корреспондент, сәяхәтче, туган якны өйрәнүче һәм галим-педагог та. Кызыл Хезмәт Байрагы ордены,  «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә. Михаил Михайлович рус әдәбиятының гына түгел, ә безгә мирас итеп иҗади эзләнүләр байлыгын һәм табигать турында матур юлларын калдырып, Россиянең киң мәдәни ландшафтының якты персонажы була. Аның барлык китаплары тел байлыгы һәм нечкә шигъри юллары белән сокландыра. 
Әтисе Михаилга 7 яшь булганда үлә. Укуы бик яхшы булмый, 6 ел эчендә ул 4 нче сыйныфка кадәр генә барып җитә. География укытучысы белән бәхәсләшкән өчен гимназиядән  куыла. Шуннан соң абыйсы, суднолар төзү заводы хуҗасы И. Игнатовка күчеп килә, һәм акыл керә башлый. Балалары булмаган абыйсы, аның тырышлыкларын күреп, аңа үз эшен тапшырырга тәкъдим итә, әмма Михаил укуны сайлый. Ул Алабугага күчеп китә. Классик гимназиянед тулы курсы өчен экстерн рәвештә имтиханнар тапшыра һәм алга таба укырга тели. Михаил балачактан музыкаль була, мандолинада яхшы уйный. Бетховен, Лист, Шопен, Вагнер әсәрләрен ярата. Нәтиҗәдә Ф. И. Шаляпин белән таныша, аның белән дуслыгын кадерләп саклый. Үз чиратында, Шаляпин Михаил Михайлович иҗатын югары бәяли. 

Вакыт узу белән Рига политехникумында агрономлыкка укый башлый, әмма студентларның марксистлар түгәрәгендә катнаша башлый, ярты елга кулга алына, бер кешелек камерада тора.  Суд аны Хрущёво авылындагы үз утарына кайтырга хөкем итә. 1900 елда әнисе үгетләве буенча Германиягә китә. 1902 елда дипломлы инженер була. Туган иленә кайтып, вакыт узу белән агрономлыкта яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә, авыл хуҗалыгы культуралары турында берничә китап авторы була. Әмма утарын большевиклар тартып ала. Шул вакытта ул авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Аннан соң укытучы булып эшли. Берзаман Пришвин әйтә: «Әгәр дә язуга дәртем булмаса, мин беркайчан да иң югары бүләк – балалар мәхәббәте белән бүләкләнүче бу изге хезмәтне ташламас идем».
Төрле газеталарның корреспонденты булып эшләп, Михаил Михайлович 33 яшендә Рус Төньягына юл тота. Үзенең сәяхәте вакытында 38 халык әкиятен җыя, алар этнограф Н.Ончуковның «Северные сказки» җыентыгына кертелә. Төньяк экспедициясе нәтиҗәләре буенча язылган очерклар китабы өчен 1907 елда аны Рус Географик Җәмгыятенең кече көмеш медале белән бүләклиләр. Гомумән, ул бар Россияне йөреп чыга – Рус Төньягы, Карелия, Кавказ, Кырымнан алып Ерак Көнчыгышка кадәр. Балыкчылар судносында Төньяк Боз океанына кадәр барып җитә, Норвегия, Скандинавия, Германиядә була. Бик яхшы итеп фотога төшерә белә. «В краю непуганых птиц: Очерки Выговского края» китабын үз фотосурәтләре белән иллюстрацияли. Аның башка китаплары да автор фотолары белән бизәлгән. «Фотокамера алганнан бирле, мин «фотографиячә уйлый» башладым», ди ул.

М.М.Пришвинның балалар өчен әсәрләре гади һәм аңлаешлы телдә язылган, бу тарихлар шулай ук яхшылык белән сугарылган, ахыры бәхетле тәмамлана. Әмма үзенең төп хезмәте итеп Михаил Михайлович үз «Дневники» язмаларын саный. Көндәлекләрне ул 1905 елдан алып 1954 елга кадәр алып бара. Язучы кешеләрне игътибарлы булырга өйрәтә. Аның әсәрләре бар заманнарда да безнең илдә дә, чит илләрдәр дә яратып укыла.

 

Поделиться: