Михаил Гоголев – шәһәребез өчен зур югалту…

31 гыйнвар көнне шәһәребезнең иң танылган һәм үзенчәлекле язучыларының берсе, әдәбият үсешенә зур өлеш керткән шагыйрь, прозаик, публицист Михаил Гоголев бакыйлыкка күчте. 

Михаил Николаевич Гоголев 1956 елның 27 маенда Татарстанның Менделеев районы Ижевка авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренә ул 1983 елда күченеп килә, һәм 1980 нче еллар ахырыннан актив рәвештә Менделеев районы, Чаллы һәм, гомумән, республиканың әдәби һәм мәдәни дөньясына кушылып китә, Чаллы шәһәре «Орфей» әдәби берләшмәсенең даими әгъзасына әйләнә. Нәкъ менә шул елларда Михаил Николаевичның беренче проза әсәрләре һәм сайланма шигырьләре район һәм республика матбугаты битләрендә дөнья күрә, шулай ук әдәби-нәфис җыентыкларда басылып чыга башлый. Аның «Белый шар» дип аталган беренче китабы (Татар китап нәшриятында) 1993 елда Казанда басылып чыга. Шуннан соң верлибрлар, хикәяләр, повестьлар китаплары дөнья күрә. Михаил Гоголев – 50 дән артык китаплар, шул исәптән 10 томлык хикәяләр җыентыгы авторы. Чаллыга яшәргә күчеп килгәч, ул шәһәр Пионерлар йорты каршындагы «Яшь Пегас» әдәби студиясе белән җитәкчелек итә, читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый, Кама буенда популяр булган «Росток» балалар газетасын һәм «Ракурс» нәфис-публицистик журналны бастыра.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы М.Гоголев – күптөрле жанрларда иҗат итүче һәм күппланлы автор: ул укучыларына талантлы проазик (хикәяләрдән башлап повестьларга кадәр), үзенәчлекле шагыйрь (шигырьләр, верлибрлар), тынгы белмәс публицист (очерклар, мәкаләләр) һәм балалар язучысы (хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр) буларак таныш.
Михаил Гоголев әсәрләренә ихласлылык, бай метафоралар, хисләр төрлелеге һәм тирән фәлсәфә хас. 
Әдәбиятта казанган уңышлары өчен Михаил Гоголев Николай Островский һәм Федор Абрамов исемендәге Россия иҗтимагый премияләренә, шулай ук Эдуард Касыймов, Зөлфирә Сафина һәм Егор Уткин исемендәге Төбәк әдәби-туган якны өйрәнү премияләренә лаек була.

Язучының туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз…

Поделиться: