«Мәңгелек мизгелләре» – «Мгновения вечности» Әдәби кичә (16+)

14 май көнне Үзәк китапханәдә талантлы шагыйрь, Россиянең һәм Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафинның юбилей кичәсе узды. Мансур Габдулла улы Сафин – гаҗәеп язмышлы иҗат кешесе, аның шигъри әсәрләре, җырлары, очерклары Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗга багышланган.

Әдәби кичәгә шагыйрьнең дуслары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре һәм иҗатын сөючеләр җыелды.

IMG_3932
IMG_3835
IMG_3980
IMG_3946
IMG_3930
IMG_3925
IMG_3885
IMG_3911
IMG_3891

Чарада сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән легендар беренче төзүчеләрнең берсе, Социалистик Хезмәт Герой Радик Җәләев, танылган язучылар, шагыйрьләр һәм рәссамнар чыгыш ясады. М.Сафинның Чаллы һәм КАМАЗ төзелешенә үзеннән зур өлеш кертүе билгеләп үтелде. Шулай ук тормышның мәңгелек кыйммәтләре турында уйланучы философ шагыйрьгә иң изге теләкләрен Педагогия университеты доцентлары – фәннәр кандидатлары Илдар Алишев, Рәхим Гайсин, Рәзинә Мөхиярова һәм Дания Нигъмәтҗанова җиткерде.

Юбиляр белән бергә университетта белем алган иптәшләре – Россия География җәмгыяте әгъзасы Александр Шаронов, запастагы подполковник Илдар Тәлибуллин һ.б.лар шул еллардагы истәлекләре белән уртаклашты.

Шагыйрьнең якыннары – бертуганы Гөлфинур Сафина, улы Ленар Сафин, оныгы Арина һәм кияве Тәлгать Гафаровлар да үзләренең җылы хисләрен һәм теләкләрен белдерде.

Автор-башкаручы Людмила Ткачукның Мансур Сафин сүзләренә язган «Челнинка, Мелекеска и Шильна» һәм «Счастливый Автоград» җырлары, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рубис Зарипов, Дания Сибгатуллина, Илсөяр Зариповалар башкаруында яңгыраган җырлар кичәне тагын да ямьләндерде.

Кичә барышында танылган музей белгече Зөлфирә Сафина исемендәге Төбәк музейлар-туган якны өйрәнү премиясе лауреатларына тантаналы рәвештә Исемле Дипломнар тапшырылды. Премиянең яңа лауреатлары булып Н.Кайманов исемендәге Яр Чаллы кадет мәктәбе, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, язучылар Рәкит Әбделманов, Нурия Вәлиәхмәтова һ.б.лар танылды.

Китапханә фойесында юбиляр язучының фотоларыннан һәм төп китапларыннан торган күргәзмә урнаштырылган иде. Шулай ук Мансур Сафинның әлеге китаплары буенча фикер алышу узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: