Менделеевскида төбәкара семинар узды (18+)
17 ноябрь көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре директор В.М.Гайнуллина, директор урынбасары Р.Н.Каюмова, әйдәп баручы китапханәче А.Я.Янмурзина Менделеевск муниципаль районы Иске Гришкин авылының Керәшен мәдәнияте үзәгендә узган «Якташ шагыйрьләр әдәбияты аша керәшен мәдәниятен популярлаштыру» төбәкара семинарында катнашты. Семинарда Татарстанның Зәй, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә районнарыннан, Удумурт Республикасының Грахов районыннан, Казан һәм Түбән Камадан җитәкчеләр һәм белгечләр чыгыш ясады. Оештыручы – «Менделеевск муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБМУ. Е.Уткин иҗатын өйрәнүче, шагыйрь, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче Мансур Сафин Егор Уткин әдәби премиясен булдыру турында сөйләде һәм үзенең тәрҗемәләр китабын Менделеевск шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына бүләк итте. |