«Китап аш бүлмәсе – 2024» төбәкара китапханә бәйгесе (18+)

2024 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр, Баулы үзәк китапханәсе Россиядә гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Китап аш бүлмәсе – 2024» дигән төбәкара китапханә бәйгесе игълан итә. 

Эшләр ике номинациядә кабул ителә:
– «Фән + фантазия» темасына эссе;
– «Тәмле тарих» темасына видеосюжет.

Катнашу өчен үзең һәм якыннарың яраткан китаплардан «аш-су»ны тасвирлау, рецептларга, әзерләүгә, өстәлне бизәү, тәкъдим итүгә багышланган горизонталь юнәлештәге кыска вакытлы видео төшерергә яки «Фән + фантазия» темасына эссе язарга кирәк, һәм bavlykitap@yandex.ru электрон адресы буенча Баулы муниципаль районы «ҮКС» МБҮсе почтасына җибәрергә.

Видеосюжетлар һәм эсселар 15 апрельдән 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Бу видеосюжетлар «ҮКС» МБУ үзәк китапханәсенең VK платформасында урнаштырылачак  (Хештег #Книжная кухня – 2024).

Бәйгенең нигезләмәсе 

Поделиться: