Төбәкара яшь китапханәче онлайн-мәктәбе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2024 елның 24 октябрендә 10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) Татарстан Республикасының «Республика яшүсмерләр китапханәсе» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе  Россия китапханәләр ассоциациясенең төп һөнәри чаралар җыелма планы кысаларында Төбәкара яшь китапханәче онлайн-мәктәбе уздыра. 

Мәктәптә катнашу өчен 40 яшькә кадәрге (кертеп) республика, төбәк, өлкә яшүсмерләр һәм яшьләр китапханәләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. 

Мәктәпнең фикер алышу өчен тәкъдим ителгән темалары:
– китапханә белгечләренең һөнәри-шәхси үсеше;
– яшь укучылар белән эштә һөнәри һәм эмоциональ компетентлык;
– яңа эш ысулларын һәм технологияләрен үзләштерү;
– скитапханәчеләрнең иҗади активлыгын стимуллаштыру; проект эшчәнлеге;
– китапханәдә яшь китапханәчеләрнең һөнәри берләшмәләре һәм иҗади коллаборацияләр.

Тыңлаучы буларак Мәктәптә катнашырга теләүчеләрне 21 октябрьгә кадәр теркәлү формасын тутыруларын сорыйбыз. Гариза үрнәге: https://ryltat.ru/межрегиональная-онлайн-школа-молодо/

Барлык катнашучылар да электрон сертификатлар алачак.
Элемтә өчен мәгълүмат: инновацион-методик бүлек, тел.: 8(843)523-55-09, e-mail: libjuv@mail.ru

 

Поделиться: