«Кеше күңеле рәссамнары» Халыкара иҗади бәйгесе (12+)

Время проведения: 01.02.2021-03.05.2021

2021 елның 1 февраленнән 3 маена кадәр агымдагы елның юбиляр язучылары – Ф.М.Достоевский, Н.А.Некрасов, М.А.Булгаковка багышланган «Кеше күңеле рәссамнары» Халыкара иҗади бәйгесе игълан ителде.
Бәйгене оештыручылар: «Чиләбе өлкә яшьләр китапханәсе» дәүләт казна мәдәният учреждениесе, «Могилев шәһәре дәүләт җәмәгать китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы» мәдәният учреждениесе, «Донецк республикасы яшьләр китапханәсе» дәүләт мәдәният учреждениесе, «Санкт-Петербургның Петродворцовый районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Санкт-Петербург дәүләт бюджет учреждениесе.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр өчен гражданлык һәм тору урыны буенча чикләүләр юк, яше 12 һәм аннан өлкәнрәк булырга тиеш. 
Катнашучы бәйге эшләрен түбәндәге номинацияләрнең берсендә (яки икесендә) тапшыра ала:
1. «Иң яхшы иллюстрация» номинациясе (өч автор арасында берсенең теләсә кайсы әсәренә);
2.  «Иң яхшы китапнамә» номинациясе (өч автор арасында берсенең теләсә кайсы әсәренә).

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр imbi74(a)mail.ru, shuvalova82(a)yandex.ru, /natokidrbm2021 (ifiyandex.ru. in fofaira tnbovlib.ru электрон адресларына кабул ителә (хатның темасында «Конкурс «Знатоки человеческих душ» дип күрсәтү мөһим).
Бәйге эшләре ВКонтакте социаль челтәрендә бәйгенең битендә урнаштырылачак https://vk.com/?natoki_chclovcchcskikh_dush.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Морозова Марина Семеновна, Чиләбе өлкән яшьләр китапханәсенең абонемент бүлеге мөдире, Дементьева Елена Викторовна, Чиләбе өлкән яшьләр китапханәсенең яшьләр белән эш буенча сектор мөдире, телефон:+7 (351) 791-26-35 почта: iinbi74@inail.rLi

Шувалова Анна Александровна, Могилев шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге балалар китапханәсе филиалы мөдире, телефон: +375447450441 почта: shuvalova82@,vandex.ru

Чекина Татьяна Петровна, Донецк республикасы яшьләр китапханәсе директоры урынбасары вазифаларын башкаручы, Твердюк Алина Дмитриевна, Донецк республикасы яшьләр китапханәсенең уку залы китапханәчесе, телефон: +38 (062) 305-35-49; +38 (071) 328-10-02 почта: znatokidrbm2021 (ixjvandex.ru

Глоза Наталья Анатольевна, Санкт-Петербургның Петродворцовый районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Ломоносов шәһәре гаилә белән уку китапханәсе мөдире, телефон:+7(812) 422-61-86 почта: inioffljrainbov-iib.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: