«Бергәләп коррупциягә каршы!» Халыкара яшьләр бәйгесе (12+)

Время проведения: C 1 мая по 1 октября 2025 года

Россия Федерациясенең генераль прокуратурасы тарафыннан 2025 елда «Бергәләп коррупциягә каршы!» дигән Халыкара социаль коррупциягә каршы реклама яшьләр бәйгесе оештырылды, анда дөньяның барлык дәүләтләреннән яшьләр катнаша ала. 

Бәйге эшләре 2025 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр www.anticorruption.life сайтында кабул ителә, анда шулай ук бәйгене уздыру кагыйдәләре, катнашу өчен шартлар, эшләрне бәяләү критерийлары урнаштырылган. 

Бәйге өч номинациядә («Иң яхшы плакат», «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы видеоролик») өч яшь төркемендә (10-15 яшь; 16-20 яшь; 21-25 яшь) үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен бәйгенең рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк. 

Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: