«Киләчәк китабы» халыкара яшьләр проектлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады!
Иҗади ярышның төп максаты – укуны алга этәрү һәм пропагандалау буенча яшьләр инициативаларына теләктәшлек белдерү. Катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән 14-35 яшьлек яшьләр чакырыла.
Бәйгенең номинацияләре
«Укуның яңа форматлары» — техника һәм технологияләрнең актуаль һәм киләчәктәге үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып укуның яңа ысуллары һәм форматларына багышланган индивидуаль яки төркем проектлары.
«Социаль реклама» — традицион яки яңа форматларда укуны пропагандалауга юнәлдерелгән реклама проектлары (фото, видео, плакатлар).
«Челтәрдә алга этәрү» — заманча һәм яңа форматларда укуны пропагандалауга юнәлдерелгән индивидуаль яки төркем Интернет-проектлары.
«Социаль акцияләр һәм проектлар» — традицион яки яңа форматларда укуны пропагандалауга юнәлдерелгән үткәрелү урынында уздырылган индивидуаль яки төркем акцияләре, чаралар.
«Киләчәк иллюстрациясе» — ирекле тематика, бәйге эшенең форматы – заманча һәм киләчәк китапларында бастырып чыгару мөмкинлеген исәпкә алып башкарылган иллюстрацияләр сериясе (3 тән 10 га кадәр).
Гаризалар 2024 елның 27 апреленә кадәр кабул ителә. Тулырак: https://mospolytech.ru/events/mezhdunarodnyy-konkurs-molodezhnykh-proektov-kniga-budushchego-2024/
Нигезләмә
|