Халыкара балаларны яклау көне! (0+)

Хөрмәтле балалар һәм аларның әти-әниләре!
Сезне Балаларны яклау көнен бәйрәм итәргә чакырабыз!
Бу көн күңел ачу,уеннар һәм иҗат белән үрелеп барачак. Без балаларга шатлык һәм самими балачак рухына кереп чумарга тәкъдим итәбез. 
Үзәк балалар китапханәсе яшь укучыларны яраткан геройлары Куянкай һәм Укымышлы Мәче белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотарга чакыра. Сезне музыка астында күңелле уеннар, кызыклы спорт ярышлары һәм бәйгеләр көтә, анда һәркем үзенең зирәклеген һәм командада эшли белүен күрсәтә алачак. 
Шәһәр үзәк китапханәсенә бәйрәм һәм иҗат рухына кереп чумарга чакырабыз. Монда сезне төрле яшьтәге балалар өчен кызык уеннар һәм бәйгеләр («Барысы да көлә», «Әкият уйлап тап»), хәрәкәтчән эстафета күңел ачулары («Кызык кырыкаяклар», «Гномнар һәм алыплар») һәм бәхет һәм күңелле кәеф тудыручы матур музыка көтәчәк. Шулай ук асфальтта «Без бәхетне бергә ясыйбыз!» дигән рәсемнәр иҗади бәйгесендә үзеңне сынап карау мөмкин булачак.
Чара һәркемгә яхшы кәеф һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк!
Гаилә белән килегез һәм әлеге күркәм көнне безнең белән бергә үткәрегез!

 

Поделиться: