Халыкара китап бүләк итү көне (0+)

Бу – китапның иң файдалы һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе булуы турында искә төшерүче көн. 

2023 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр «Китап укучы үстерәбез» балаларны укуга җәлеп итү буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгърифәт әһелләре Ассоциациясе 14 февраль көнне дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» Җиденче гомумроссия акциясе уздыра. 

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәр китапханәләре мәйданчыкларында балалар учреждениеләре өчен китап җыю оештырылачак, китап фримаркеты, яраткан китап белән фотосессия эшләячәк, әдәби уеннар һәм башка кызыклы чаралар уздырылачак.

Теләге булган һәркемне «Китапны яратып бүләк ит!» акциясендә катнашырга һәм яңа яки укылган китапларны бүләк итәргә чакырабыз. 

Сезне 7-14 февральдә шәһәр китапханәләрендә көтеп калабыз!
Китапханәләрнең адреслары белән тулырак Китапханәләр бүлегендә таныша аласыз.

«Китапны яратып бүләк ит!» VII Гомумроссия акциясенә «ҮКС» МБУ китапханәләрендә узачак чаралар планы

Поделиться: