«Җиңү@Полкы» Халыкара яшьләр патриотлык акциясе (12+)

Самара өлкә яшьләр өчен китапханәсе «Җиңү@Полкы» Халыкара яшьләр патриотлык акциясендә катнашырга чакыра. Ул яшьләрне Бөек Ватан сугышы турында әсәрләрне укуга һәм әлеге әсәрләрдәге әдәби геройларны күзаллауга тартуга юнәлдерелгән.
Акциянең төп идеясе мәдәният учреждениеләренең үсеп килүче буынга гражданлык-патриотлык, әхлакый тәрбия бирүдә, яшьләрнең иҗади сәләтен ачуда, тарихи, хәрби-мемуар һәм героик-патриотик рухтагы матур әдәбиятка карата кызыксынуларын активлаштыруда көчләрен берләштерергә омтылыштан тора. 

Акциядә катнашу өчен Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдә яшәүче 14-35 яшьлек яшьләр чакырыла.  

Акцияне үткәрү вакыты: февраль-декабрь 2024 ел.
Акциядә ике юнәлеш:
– Җиңүгә авыр юл (яшьләрне Бөек Ватан сугышы турында әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен укуга һәм тирәннән аңлауга тарта);
– Буыннар бәйләнеше (бу юнәлеш әдәбиятыбызның иң яхшы үрнәкләре белән танышу аша яшьләрнең хәзерге замана дөнья хәлләрен объектив кабул итүне булдыруга юнәлдерелгән).
Оештыруда катнашучы китапханәләр түбәндәге сылтама  буенча онлайн теркәлү уза: https://docs.google.com/forms/d/1rcVZjnsgK5urKFxIn_CQF7nbD2x0KVrGHDeG66dkCZg/edit

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: