Чаллы шәһәре мэры Үзәк балалар модель китапханәсенә килде (6+)

1 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев өчен экскурсия үтте. Наил Гамбәр улы китапханәнең яңартылган залларында, компьютерлар залында, чаралар һәм мастер-класслар өчен залларында булды, робот Робин белән танышты. Шәһәр мэрына электрон укучы билеты тапшырдылар һәм Иван Гончаровның «Обыкновенная история» китабын бирделәр. 
Яңартылган китапханә китаплар алмашу өчен генә түгел, ә эш, ял итү һәм аралашу өчен дә уңайлы шартлар тәкъдим итә. Балалар өчен уен зоналары каралган, анда дуслар белән вакыт уздырырга яки өстәмә чынбарлык элементлары белән белем бирү уеннарына кереп чумарга мөмкин. Ял көннәрендә китапханәдә төрле мастер-класслар уза. 

укпкупкпкупупуп
DSC_0085
DSC_00153
DSC_9582
DSC_9924
DSC_97291
IMG-20240301-WA0004

«Нәрсә ул милли проект һәм аны кайда күрергә, аңларга була?» дип сораганда, – менә «Мәдәният» милли проекты Чаллы шәһәрендә тормышка ашырыла дип әйтергә була. «Мәдәният» милли проекты Чаллыда яши һәм эшли, һәм ул уңышлы тормышка ашырылган. Өлкәннәр дә, балалар да йөри», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: