«ҮКС» МБУ – «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясен уздыру мәйданчыгы (0+)
2020 елның 3 декабрендә, Россиядә Билгесез солдат көнендә, «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясе үткәреләчәк. Чара Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Россия Федерациясе субъектларының яшьләр парламенты тарафыннан тормышка ашырылучы «Олы тарих» проекты кысаларында узачак. Акция тарихи агарту һәм Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне арттыруга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ел саен тарихи тестта дөньяның 52 иленнән 800 меңләп кеше катнаша. Быел «ҮКС» МБУ әлеге тестны онлайн режимда уздыру мәйданчыгы итеп сайланды. Акция турында тулырак «Олы тарих» проекты сайтында https://big-history.ru/ таныша аласыз. |