«ҮКС» МБУ – шәһәребезнең иң яхшы мәдәният учреждениесе! (6+)
29 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук учреждениеләр җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары, чакырылган кунаклар катнашында үтте. 2022 елның эш нәтиҗәләре буенча мәдәният хезмәткәрләренә Мэр премияләре, шәһәр һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Иң яхшы «Мәдәният учреждениесе» итеп «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе танылды. Учреждение белгечләре мактаулы бүләкләргә лаек булды:
Бу бүләкләр китапханәчеләр эшчәнлегенә лаеклы бәя булды! Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм иҗат дәрте, камиллеккә омтылыш, яңа проектларын уңышлы тормышка ашыруларын теләп калабыз!
|