«Куллар тудырган тылсым»: кул эшләре остаханәсе (16+)
15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында иҗат остасы Оксана Кочурова катнашында «Куллар тудырган тылсым» дигән кул эшләре остаханәсе узды. Ул төрле техникаларда креатив эшләнмәләр ясый: шоколад язмалар, сабыннан чәчәк гөлләмәләре, фоамираннан чәчәкләр, исемле беләзекләр, бәйләнгән йомшак уенчыклар һ.б.лар. Кунак үзенең иҗатка ничек килүе, уй-ниятләрен ничек тормышка ашыруы, яңа идеяләр каян алуы турында сөйләде. Оксана үзенең мастер-класслары белән шәһәркүләм мәдәни чараларда да актив катнаша. Бүгенге көндә ул бер урында гына тукталып тормый, үзенчәлекле берсеннән-берсе яңа уй-хыялларын чынга ашыра. |