«Әниләргә бүләккә» мастер-класс (6+)

Платно

3 март көнне 10.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә, ял көне клубы кысаларында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әниләргә бүләккә» дигән мастер-класс узачак. 
Сәйләннән бизәнү әйбере әниләрнең теләсә кайсы киемен бизәп торачак матур аксессуар һәм кабатланмас бүләк булачак. Әниләр кызыклы, креатив, һәм, иң мөһиме, матур булсын өчен, чарада катнашучылар үз куллары белән үзләренә ошаганча беләзек ясаячак. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-477-29-20

Поделиться: