«Татар милли киеме» мастер-классы (16+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге эшендә яңа юнәлеш – бу Кече картиналар галереясында күргәзмәгә эшләрен куючы рәссамнар белән Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультеты студентлары арасында үткәрелүче очрашулар. 

IMG-20201012-WA0008
IMG-20201012-WA0007
IMG-20201012-WA0006
IMG-20201012-WA0005

Тәҗрибә алмашү максаты белән, студентлар рәссамнарның иҗади эшчәнлегендәге үзенчәлекләр белән танышалар, сынлы сәнгатьнең яңа техникаларын үзләштерәләр, җанлы әңгәмә барышында булачак һөнәрләренең нечкәлекләренә төшенәләр.

РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванова беренче курс студентлары өчен «Татар милли киеме» дигән мастер-класс үткәрде. Рәссам-модельер сәнгатьтәге үз юнәлеше турында сөйләде, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәрен булдыру этапларын, аларның бизәлеш үзенчәлекләрен күрсәтте. Аның җитәкчелегендә студентлар, заманча татар элементларын кулланып, үз эскизларын ясадылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: