Йоннан ясалган картиналарны икенче төрле «җылы» рәсемнәр дип тә атыйлар — алар чыннан да йомшак һәм җылы тәэсир калдыра. Әлеге техникада башкарылган эшләр акварель рәсемгә охшаш, әмма йон белән «рәсем ясау» пумала белән ясаганга караганда җиңелрәк. 100% йон – гаҗәеп матур рәсемнәр ясау өчен бик яхшы табигый материал. Мастер-класста Сез төсле йоннан лилия чәчәге ясарга өйрәнәчәксез. Бу техникада чәчәкләр гаҗәеп үзенчәлекле, йомшак, җылы һәм нәфис килеп чыга. Декоратив-гамәли сәнгать остасы рәсемнәрне бу ысул белән ясау серләре турында сөйләячәк һәм йонлы шедеврларны ясау процессын күрсәтәчәк. Теләге булганнарны, рәсем ясау тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел, мастер-класска чакырабыз.
|