«Раштуа открыткасы: элеккечә һәм заманча» мастер-классы (6+)
Яңа ел – берсеннән-берсе матур һәм кабатланмас кул эшләре ясау өчен менә дигән бер сәбәп. Һәркем яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өен үзенчә бизи, ә соңгы вакытта үз кулларың белән ясалган бизәү әйберләре аеруча популяр. 19 декабрь көнне, «Китапта кунакта» ял көне клубы кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Раштуа открыткасы: элеккечә һәм заманча» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Клуб әгъзалары китапханәче белән берлектә яңа ел открыткалары ясады. Кул эшләре өчен кулланылган ялтыравык ташчыклар һәм сәйлән бөртекләре, мишура һәм төсле кәгазь кебек материаллар бала-чагага бик ошый. |