«Бәхет дагасы»: мастер-класс (6+)

24 март көнне яшь китап сөючеләр өчен Үзәк балалар китапханәсе «Бәхет дагасы» ясау буенча мастер-класс үткәрде. Даганы, талисман буларак, йортта һәрвакыт муллык, иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен өчен ишек өстенә эләләр. 

ЦДБ мк подкова (2)
ЦДБ мк подкова (6)
ЦДБ мк подкова (3)

Мастер-класс барышында балалар даганың килеп чыгу тарихы турында белде. Нинди сынамышлар булуын искә төшерделәр һәм «Тукта, хата» уенында катнаштылар, анда төрле билгеләрнең дөрес һәм хаталы аңлатмасын белергә кирәк булды. 
Эшләнмәне әзерләү өчен, алдан ук материаллар әзерләнеп куелган иде: катыргы, джутлы шпагат, кечкенә капчыклар һәм төрле бизәгечләр.
Яшь кул осталары башкарган эшләр үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: