«Үз кулларым белән әнигә бүләк» әниләр көненә күләмле открытка ясау буенча мастер-класс (12+)
26
Ноябрь 2020
Пәнҗешәмбе
25 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, балаларны эстетик эшчәнлеккә актив җәлеп итү максатында, «Үз кулларым белән әнигә бүләк» дип исемләнгән әниләр көненә күләмле открытка ясау буенча мастер-класс уздырылды. Иң якын кешегә – әнигә үз кулларың белән кабатланмас бүләк ясау идеясе балаларны иҗади эшкә илһамландырды. Алар бар булган сәләтләрен, игътибарлылыкларын һәм хыялый күзаллауларын күрсәтә алды. Мастер-классның беренче өлешендә балаларга открытканы торт кисәге рәвешендә адымлап әзерләү мөмкинлеге булдырылды, ә икенче өлештә алар үз бүләкләрен күңелләренә ошаганча бизи алды. Мастер-класста 8 кеше катнашты.
|