«Яңа ел открыткасы» мастер-классы (18+)
11
Декабрь 2020
Җомга
10 декабрь көнне 14 нче санлы китапханәдә Автозавод башкарма комитетының ветераннар Советы инвалидлары өчен яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс «Балалар хореография мәктәбе»нең рәсем сәнгате укытучысы Л.Ф.Мөбарәкшина җитәкчелегендә узды. Яңа ел көннән-көн якынлаша бара. Бу безнең иң яраткан, тылсымлы, төп бәйрәмнәребезнең берсе. Яңа елда бүләкләр бирү гадәткә кергән. Үз кулларың белән ясалган Яңа ел открыткасы һәркемнең күңеленә хуш киләчәк, бигрәк тә аны яраткан, якын кешеләрең ясаган булса. Чара китапханәченең Яңа ел бәйрәме тарихы, аның гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләвеннән башланды. Яңа ел видеоязмалары күрсәтелде. Мастер-класс күңелле, бәйрәм рухында үтте. Иң мөһиме, катнашучылар яхшы укытучы күзәтүе астында гуашь һәм пумалалар ярдәмендә матур яңа ел открыткалары ясарга өйрәнде.Китапханә чарасына «Кышкы пейзажлар» китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнгән иде. |