«Кышкы илһам» мастер-классы (6+)

23 декабрь көнне, Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда, 10 нчы санлы китапханә «У кота Ученого» клубы әгъзаларын мастер-класска чакырды һәм үз куллары белән кабатланмас яңа ел открыткасы ясарга тәкъдим итте. 

10ф Мастерим
10ф. Мастер-класс «Морозное вдохновение

2021 ел Ак Металл Үгез канаты астында узачак. Көчле, хезмәт сөючән һәм үз-үзенә ышанучан хайван нәзберек һәм талымлы Күсегә алмашка килә. 
Мастер-класста катнашучылар, кулларына кайчы, келәй һәм төсле кәгазьләр алып, китапханәче җитәкчелегендә бизәлеше кызыклы булган асылмалы открытканы – Яңа ел чыршысына элеп куярга мөмкин булган ел символын ясады.  
Әлеге открыткаларны балалар бөтен күңелләрен биреп ясады. Һәрберсе яхшы кәеф белән кайтып китте, чөнки кулларында үзләре ясаган иң кадерле бүләк иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: