«Февромарт» дип исемләнгән мастер-класс (6+)

19 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс оештырылды.

IMG_2865
IMG_2899
IMG_2944
IMG_2934

Очрашу башында балалар бик теләп һәм яхшы кәеф белән җырлар җырлады һәм якынлашып килүче бәйрәмнәргә багышланган шигырьләр сөйләде. Чара барышында китапханәче җитәкчелегендә беренче сыйныфлылар осталык, сабырлык, фантазия, сәләтләрен эшкә җигеп, төсле кәгазьләрдән кабатланмас һәм һәрберсе үзенчә кызыклы открыткалар әзерләде. Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге кул эшләре әти-әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: