«Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!» уку марафоны нәтиҗәләре (0+)

Бесплатно

2024 елның 3 мартыннан 9 мартына кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә танылган язучы, композитор, Г.Исхакый исемендәге, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!» дигән уку марафоны узды.  

Марафонда катнашучылар Ф. Сафинның әсәрен сәнгатьле итеп укыганны видеога төшереп, аңа иҗаты өчен рәхмәт белдереп һәм #видеоролик#ФакилСафин#любимый автор хэштегы белән ВК социаль челтәрендә «Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!» уку марафоны» дигән төркемдә язманы бастырып чыгарды. 

Координатор: Каюмова Регина Нурфаязовна
Телефон: 8(8552)70-02-29
E-mail: library-zam.cdb@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Катнашучы дипломнарын үзегезгә монда ала аласыз. 

Поделиться: