«Мәңгелек мәхәббәт тарихы» әдәби кичә (0+)

20 августта 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе барыгызны да  урта гасыр татар шигъриятенә нигез салучы – күренекле татар-болгар шагыйре Кол Гали иҗаты буенча фикер алышуга чакыра. Аның үлмәс әсәре – дөнья әдәбияты тарихында аерым бер урын алып торучы «Кыйссаи Йосыф» поэмасына аеруча зур игътибар биреләчәк.

Поделиться: