«Кеше язмышларын сизгер тоемлаучы» Әдәби кичә (12+)

28 гыйнварда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен, А.П.Чеховның 160 еллыгына багышлап, «Кеше язмышларын сизгер тоемлаучы» дигән әдәби кичә үткәрде.

IMG_20200128_142134
IMG_20200128_143102

Кичәдә укучылар язучы турында белгәннәрен искә төшереп кенә калмады, ә аның тормышы һәм иҗатындагы бик күп яңа фактларны белде: гимназиядә укыган вакытта шәхси дәресләр үткәреп, ул үзен-үзе туендыра, шуның өстенә Мәскәүдә яшәүче фәкыйрь туганнарына ярдәм итә. Белеме буенча Антон Павлович табиб булса да, күңеле белән иҗат итүгә тартыла. Студент елларында ул төрле тәхәллүсләр астында яза, мәсәлән, «Человек без селезенки», «Брат моего брата», «Врач без пациентов» һ.б.

Антон Павлович булып киенгән укучы һәм алып баручының автор сүзләрен кыстырып сөйләве чараны тагын да җанландырды.

Яшь китап сөючеләр язучы иҗаты буйлап виртуаль сәяхәт итте, аның барышында А.П.Чеховның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар – Мелиховодагы утары, Ялтада урнашкан йорты һәм Сахалин утравы белән танышты. Язучының утарындагы тормышы һәм эшләре турындагы «Антон Чеховның Мелиховодагы музей утары» дигән документаль фильмыннан өзек аеруча мәгълүматка бай булды. 

Укучылар, язучының «Сөенеч» («Радость») хикәясен сәхнәләштереп, үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтте, ә «Чехов белгечләре» дигән викторинада катнашып, чара барышында алган белемнәрен ныгыта алды. 

Әдәби кичәгә нәтиҗәләр ясап, А.П.Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты буенча иң яхшы белгечләр ачыкланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: