«Шинель кесәсендә – шигърият» Әдәби кичә (18+)

16 май көнне 3 нче санлы китапханә татар язучысы, шагыйре, публицист Шамил Шәйдуллинның 80 еллыгына багышланган «Шинель кесәсендә – шигърият» исемле әдәби кичә уздырды.

DSC01576
DSC01579
DSC01567

Ул рус һәм татар телләрендә басылып чыккан дистәдән артык китап авторы. Язучы үз тәҗрибәсенә таянып, нинди дә булса җинаять эшен ачуны сурәтләгән кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләре, очерклары, повесть-романнары белән танылган.

Әдәби тәнкыйтьтә аның «Көтелмәгән очрашулар» (1988) юридик язмалары, «Сөембикә шәмдәле эзеннән» (1992) романы, «Кляп из ваучеров» (рус телендә, 1994), «Иблис оҗмахы» (2002) китаплары хәзерге заман татар прозасының детектив жанрында иң уңышлы әсәрләр буларак бәяләнә. Җинаятьне ачу эшен сурәтләгән вакытта автор һәрвакыт үз күргән-белгәннәренә таянып яза. Шамил Шәйдуллин шигърият өлкәсендә дә үз стилен, үз сукмагын, үз юнәлешен таба. Аның шигырь һәм поэмалары кайнар хисләр, рухи күтәренкелек, хыяллар һәм фантазияләр белән сугарылган.

Чара барышында катнашучылар аның иң эчтәлекле һәм кызыклы әсәрләреннән өзекләрне укыды.

«Ш.Шәйдуллин әсәрләрендә намус, гаделлек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек идеяләре күтәрелә, өмет һәм ышаныч лейтмотив булып яңгырый, автор укучысын да шуңа өнди», – дип яза үз вакытында каләмдәше Фаяз Дунай.

Кичәдә катнашучылар, «Огонёк» өлкән буын өчен клубы әгъзалары, язучы турында җили хисләр белән искә алды, юбилярның тормыш юлындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде.

Шагыйрә, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты Лилия Фәттахованың чыгышы чарага аерым бер ямь өстәде. Ул якташы – Шамил Шәйдуллинга багышлап поэма иҗат иткән.

Ш.Шәйдуллиның тормышы иҗат көчләре ташып торган вакытында, көтмәгәндә өзелде. Язучы безгә зур иҗади мирас калдырып китте.

Чара азагында кунаклар «Якты гамь» китап күргәзмәсендәге материаллар белән танышты. Анда язучының язмышы турында кызыклы, билгеле һәм билгеле булмаган фактлар, замандашларының истәлекләре һәм авторның әдәби иҗаты тулысынча тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: