«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» Әдәби кичә (6+)
14
Февраль 2020
Җомга
14 февраль көнне 3 нче санлы китапханә, туган тел ункөнлеге кысаларында, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде. Чарага уртанчы сыйныф укучылары җыелды һәм аларның һәрберсе үз чыгышы белән М.Җәлил иҗатына карата мәхәббәтен күрсәтте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның «Җырларым», «Сандугач һәм чишмә», «Кызыл ромашка», «Катыйльгә», «Батырлык турында» кебек патриотик рухлы шигырьләрен укыды. Шулай ук Муса Җәлилнең шигъри җыентыклары, шагыйрь һәм аның иптәшләре турында замандашлары истәлекләреннән торган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» күргәзмәсе тәкъдим ителде. |