«М.Ю.Лермонтов. Иҗатының чикләре юк» Әдәби кичә (12+)

15 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «М.Ю.Лермонтов. Иҗатының чикләре юк» дигән әдәби кичә уздырды. Ул язучының тууына 205 ел тулуга багышланды.

IMG_20191015_143054
IMG_20191015_145323
IMG_20191015_142626

Чара «Смерть поэта» шигырен язуга этәргән вакыйгаларны чагылдыручы сәхнәләштерүдән башланды. Шуннан соң укучылар хор белән әлеге шигырьне укыды, бу аларга М.Ю.Лермонтовның хис-кичерешләрен тоярга ярдәм итте. Мультимедиалы презентация ярдәмендә балалар язучының тормыш юлы буйлап виртуаль сәяхәт итте: аның гаиләсе, иҗаты һәм аның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар белән танышты. Укучылар шулай ук Михаил Юрьевичның иҗаты язу белән генә чикләнмәве, аның әле матур итеп рәсем дә ясавы, балавыздан әвәләү белән шөгыльләнүе, берничә чит телне яхшы белүе, музыка коралларында уйнавы турында белде. Балалар М.Ю.Лермонтов шигырьләренә язылган «Горные вершины», «Выхожу один я на дорогу…», «Слышу ли голос твой?» кебек берничә музыкаль әсәрне дә бик теләп тыңлады. «Үзегезгә Лермонтовны ачыгыз» викторинасында катнашып, яшүсмерләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тагын да ныгытты. Укучыларга «М.Ю.Лермонтов: таныш һәм таныш түгел» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әдәби кичә «Минем Лермонтов» документаль фильмыннан өзекне карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: