«Безнең язмыш Тукай белән бәйле» Әдәби кичә (12+)

Быел 26 апрель көнне без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп узабыз. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салучы һәм аның классик стилен тудыручы бөек шагыйрь буларак кереп калды.

600
601

23 апрель көнне «Калкан» полиция мәктәбе укучылары өчен узган әдәби кичә Г.Тукай иҗатына багышланды һәм «Безнең язмыш Тукай белән бәйле» дип аталды. 1 нче санлы китапханә хезмәткәре балаларны электрон презентация ярдәмендә бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан күп кенә яңа мәгълүматларны белде, халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай турында замандашлары, каләмдәшләре истәлекләрен тыңлады. Чара барышында шагыйрьнең Ватан, туган тел, гади халык тормышы темалары чагылдырылган шигырьләрен укыдылар, «Таз», «Печән  базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Шүрәле» кебек әкият-поэмалары белән таныштылар. Шулай ук аның шигырьләренә язылган җырлар тыңланды.

Чарада «Тукай безнең күңелләрдә» исемле китап күргәзмәсе урнаштырылды. Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган татар теле гимны – «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: