«Әкиятче булсаң әгәр» Әдәби турнир (6+)

29 гыйнварда 11 нче санлы китапханәгә, «Әкиятче булсаң әгәр» әдәби турнирында катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга дип, беренче сыйныф укучылары килде.

Балалар, язучы Шарль Перроның тормыш юлы белән танышканнан соң, авторның танылган әкиятләре буенча әдәби сәяхәт кылды. Гаҗәеп әкият дөньясына килеп эләгеп, укучылар үзләре укыган әкиятләрне искә төшерде, аларның нинди сабак бирүләре турында фикер алышты, әкияти викторина сорауларына җавап бирде, пазллардан иллюстрацияләр җыеп, аларның кайсы әкияттән булуын билгеләде һәм күргәзмәдә әлеге китапны эзләп тапты. Балалар биремнәрне җиңел башкарып чыкты, шуның белән Шарль Перро иҗатын белүләрен һәм яратуларын күрсәтте. Турнир тәмамланганнан соң, күбесе өйдә уку өчен әкият китаплары алды.

Поделиться: