«Холокост – «рәнҗетелгәннәр» фаҗигасе»: әдәби реквием (12+)

27 гыйнварда 5 нче санлы китапханә Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары өчен «Холокост – «читкә кагылганнар» фаҗигасе» дигән әдәби реквием уздырды. Чара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланды. «Рәнҗетелгәннәр» темасы ирланд язучысы Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабында тасвирланган вакыйгаларда тулырак ачыла.
Очрашу элекке концлагерь тоткыны Людмила Голодяевскаяның «Дети в концлагере» шигыреннән юллар белән башланып китте. Алып баручы кечкенә, яклаучысыз сабыйлар җилкәсенә сугышның нинди авырлыклар китерүе, ә хакимияткә Гитлер килү белән кешелек дөньясына каршы җинаять эше башлануы һәм аның Холокост дигән атама алуы турында сөйләде. Джон Бойн әсәре үрнәгендә чарада катнашучылар Освенцим концлагере комендантының улы Бруно һәм аның тоткын яһүд малае Шмуэль белән дуслашу вакыйгасы турында белделәр. Китапханәче сөйләве китап буенча режиссёр Марк Херман тарафыннан төшерелгән фильмнан өзекләр һәм «Дети Освенцима», «Концлагерь» шигырьләрен уку белән үрелеп барды. «Мальчик в полосатой пижаме» китабының ахыры беркемне дә битараф калдырмады. Немец офицеры үзенең улын югалта – бу бер гаепсезгә һәлак булган кешеләргә карата күрсәткән явызлыгы һәм кансызлыгы өчен түләүдер. Әдәби реквием Джон Бойн китабындагы «Билгеле инде, болар барысы да күптән булды һәм башка кабатланмас. Безнең көннәрдә дә, безнең гасырда да» дигән сүзләр белән тәмамланды.

Поделиться: