«Китап укучылар иле» әдәби бәйрәме (6+)

26 февраль көнне 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Әлифба» белән саубуллашуга багышланган «Китап укучылар иле» дигән әдәби бәйрәм уздырды. 

IMG_20210226_083652 (1)
IMG_1716
IMG_1711

Аны укып, балалар гаҗәеп китаплар дөньясына ишек ачты. Шунлыктан саубуллашу кичәсе күңелле, шау-шулы һәм истә калырлык итеп үтте. Чара күңелле уен формасында барды, балалар Әлифба Патшабикәсенең барлык биремнәрен үтәде, шигырьләр укыды, җырлар башкарды һәм яраткан китап геройлары Пьеро һәм Петрушка белән бергәләп биеде. Укучыларның балкып торган күз карашларыннан әлеге бәйрәм чарасында катнашу аларга бик ошавын күрсәтеп торды. Балалар үзләрен яхшы артистлар һәм шигырь укучылар итеп күрсәтеп кенә калмады, сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен һәм эрудицияләрен дә сынады. Ата-аналар бәйрәм турында истәлек итеп балаларга матур рәсемле китаплар бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: