«Гаҗәеп шигырьләр әйлән-бәйләне» әдәби бәйрәме (0+)

25 декабрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә 74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Гаҗәеп шигырьләр әйлән-бәйләне» дигән әдәби бәйрәм узды. 

цдб 1
цдб 2

Балалар һәрберебез өчен кече Ватан булган республикабызның оешу тарихы белән танышты. Аның истәлекле урыннары турында бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алды, шулай ук республикабызның хезмәт сөючән халкы, язучылары, шагыйрьләре белән дан тотуы турында белде. Яшь китап сөючеләр яраткан шигырьләрен искә төшерде, Татарстан турында татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән шигырьләрне яттан сөйләде. Чарада Р.Миңнуллин, Р.Бәшәр, Р.Вәлиева, Р.Корбан һ.б. балалар шагыйрьләренең шигъри әсәрләре яңгырады. 
Бәйрәм азагында балалар «Мавыктыргыч Татарстан» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм балалар өчен чыгучы танып белү журналлары белән танышты. Катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: