«Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме (0+)

Җәй – ул күңел ачулар, уеннар һәм, әлбәттә инде, халык бәйрәмнәре чоры. Бар заманнар һәм халыкларның, барлык балалар һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй!
3 июнь көнне 17:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме узачак.
Бу көнне балалар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. Алга таба балалар  мәйданчыгында катнашучылар төрле бәйгеләрдә спорт уеннарында ярышачак. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, бау тартышу, чүлмәк вату кебек күңел ачулар әзерләнәчәк. 
Шигърият сөючеләр өчен кичә дәвамында ирекле микрофон эшләячәк. «Non-Stop» вокал мәктәбе солистларының чыгышы бәйрәмнең бизәге булачак.

Поделиться: