«Бәхетле өметләр шәһәре» әдәби бәйрәме (0+)

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында китапханәчеләр «Бәхетле өметләр шәһәре» дигән әдәби бәйрәм уздырачак. Чара кунаклары өчен күптөрле әдәби-музыкаль программа әзерләячәкләр, анда бәйрәмнең тарихы, шәһәрнең истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм әдәби тормышы белән таныштырачаклар. Чаллы каласын данлаган танылган язучылар һәм шагыйрьнең әсәрләрен искә төшерәчәкләр. Теләге булганнар «Ул урам кайда, ул йорт кайда?» интеллектуаль викторинасында катнашачак.  Җырлар да, уеннар да булачак!  Бәйрәм күңелле һәм кызыклы узачак.Чара барышында катнашучылар «Минем гүзәл калам — Яр Чаллы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышачак.
Һәр шәһәрдәшебезгә бәхет, иминлек һәм бәрәкәтлек телибез! Чаллыбыз көннән-көн чәчәк атсын, үссен һәм зурдан-зур уңышларга ирешсен!

Поделиться: