«Укыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз!» әдәби бәйрәме (6+)

26 февраль көнне 8 нче санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын «Укыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз!» әдәби бәйрәменә чакырды.

IMG_20200226_131817
IMG-20200226-WA0007
IMG_20200226_130557
IMG_20200226_110822
IMG-20200226-WA0003
IMG_20200226_092328

Балалар янына кунакка «Зирәк китап», «Алтын ачкыч» китабы персонажы Пьеро һәм шаян Петрушка килде. Әдәби бәйрәм геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, катлаулы сораулар әзерләп куйды, ә китапханә хезмәткәрләре кызыклы видеороликлар тәкъдим итте. Балалар әлеге вакыйгага җаваплы һәм җитди әзерләнеп килде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыклары тапшырды, ә иң мөһиме, яраткан китапларын бүләк итте. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: