Китап белән дөнья яктырак һәм матуррак (12+)
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 24 мартта 17 нче санлы китапханә әдәби калейдоскоп үткәрде. 49 нчы санлы кадет мәктәбенең уртанчы сыйныф укучылары, кызыклы һәм күңелле чарада катнашып, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының килеп чыгу тарихы, укуның файдасы турында белде. «Китаплар ничек барлыкка килүе турында» презентациясе балаларны язу тарихы; папирус, каен тузы, пергамент, кәгазь кебек язу материаллары; китап басу тарихы белән таныштырды. |