«Гоголь белән заманча сөйләшү» Әдәби сәгать (12+)

25 апрельдә 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен бөек язучы, драматург һәм публицист Николай Васильевич Гогольнең 210 еллыгына багышланган «Гоголь белән заманча сөйләшү» исемле әдәби сәгать уздырды.

smart
smart
smart

Гогольнең тормыш һәм иҗат юлы, фаҗигале язмышы – хәзергәчә ничәмә-ничә буын тикшеренүчеләр чишәргә тырышкан бер табышмак ул. Әдәби очрашу вакытында укучылар язучыны гомере буена нинди мистик серләр чолгап торуын белергә, аның әсәрләренең даһилыгы сере нидә икәнлеген аңларга тырышты. «Библиографлар» һәм «Әдәбиятчылар» командаларына бүленеп, укучылар әдәбият тарихындагы иң серле язучының әдәби портретын төзеде. «Библиографлар» балаларны Николай Гоголь тормышындагы кызыклы фактлар һәм мистик хәлләр белән таныштырды; «Әдәбиятчылар» командасы язучының иҗатын ачты, аның танылган әсәрләрен тәкъдим итте һәм әсәрләреннән кызыклы өзекләрне укыды. Виртуаль презентация буенча сәяхәт итеп, язучының «Вечера на хуторе близ Диканьки», «Ревизор», «Шинель» әсәрләре буенча куелган фильмнардан өзекләрне аеруча кызыксыну белән карады. Язучы тормышындагы кызыклы фактлар, аның бөек әсәрләрен ничек тудыруы турында сүз барган «Гоголь тормышта: танылган, таныш булмаган, серле» документаль фильмы беркемне дә битараф калдырмады.

Чара азагында балалар Гоголь безгә әдәбиятта гына түгел, ә тарихта да аерым бер чорны ачты, ә аның даһи әсәрләре хәзерге көннәрдә дә актуаль һәм кызыклы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: